Техникадан файдалану барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең травма алуларына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында, Кайбыч муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә. Бу вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләүче затларның тракторчы-машина йөртүче таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау узу турында таныклык һ.б. тикшерелә.
Куллану барышында 6 берәмлек техника тикшерелде. Тикшерү барышында ачыкланган бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча 3 карар чыгарылды.
М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.
