28 нче февраль көнне, эш графигы нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында өйрәнү курслары тәмамланганнан соң «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов 4 март көнне Кайбыч районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк, түбәндәге адрес буенча: Кайбыч муниципаль районы, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 3 нче йорт.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе раслаган күчмә кабул итү графигы нигезендә, 2022 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегендә идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 нче йорт адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк.
2022 елның 28 февралендә «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды.
2022 елның 26 февралендә Апас аграр көллиятендә «А1 категорияле юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүче» программасы буенча укуларын тәмамлаган 206 Т уку төркеме студентлары арасында имтихан уздырылды.
25 февраль көнне Масловка авылында кар машиналарына техник карау үткәрелде.
2022 елның 19 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең зур залында Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов катнашында Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды.
2022 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы булып узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бу елның 22 февралендә, Теләче районының Ямбулат авылында урнашкан «Таң» ҖЧҖ базасында район башлыгы Н.Н.Хаҗипов районның берничә АСК җитәкчесе катнашында агымдагы чорга эшләр торышы белән танышты.