Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы булып узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада катнашу өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Оксана Лут, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре чакырылган иде. Чарада Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов та катнашты.

Коллегия кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының IV махсуслаштырылган күргәзмәсе уза.

Ел саен чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр алуда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләрне презентацияләүдә, шулай ук инвесторларның игътибарын җәлеп итүдә мәнфәгатьле меңләгән агробизнес вәкилләрен бер мәйданга җыя.

Күргәзмәдә Россиянең 33 төбәгеннән 208 компания үз продукциясен һәм нәтиҗәле игенчелек һәм терлекчелек өчен чишелешләрен тәкъдим итә.

Күргәзмә экспозициясендә төп урынны Россия һәм чит илләрдән Ростсельмаш, Кировец, John Deere, Case, New Holland, Lemken, Horsh, Belarus, Алмаз, Amazone, Kuhn, JCB, Туман, Dieci, Fliegl, Torum, Orthman кебек һ.б. брендлардан күпсанлы яңа эшләнмәләр белән АСК төрле тармаклары өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары алып тора. Монда туфрак эшкәртү техникасы, чәчкечләр, сиптергечләр, минераллы һәм органик ашламаларны тарату җайланмалары, үсемлекләрне карау өчен башка техника, ашлык җыю һәм азык җыю комбайннары, шулай ук 70 компания-җитештерүчедән уңышны ташу һәм саклау өчен чаралар тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз докладында хәбәр иткәнчә, 2021 елдагы корылык аркасында тармак 47 млрд.сум керемне ала алмыйча калган.

Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай продукция бәясе, план күрсәткече 284 миллиард сум булып, нибары 237,2 миллиард сум тәшкил иткән.

Үсемлекчелек буенча күрсәткечләр планның 61,3% өлешен тәшкил итә.

2,4 млн.тонна ашлык җыеп алынган.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, 2021 елның маеннан июненә кадәр республикада 52 мм явым-төшем яуган – уртача еллык күрсәткечләрнең яртысы, кайбер районнарда норманың чиреге. Шул ук вакытта чәчүлекләрнең гомуми мәйданыннан 8% өлеше яки 194,6 млн.сумга 218 мең га якыны иминиятләштерелгән. Быел 92 мең га иминиятләштерелгән.

«Әйе, кайбер хуҗалыкларга түләүләрдә бүген баш тартыла, чөнки икенче кертемнәрне түләү чорлары үтәлмәгән яисә югары дәрәҗәле франшизага иминиятләштерелгән. Шул ук вакытта килешү шартларын тулысынча үтәгән хуҗалыклар иминият түләүләрен ала», – диде Марат Җәббаров.

«Субсидияләрне исәпкә алып, авыл хуҗалыгы оешмаларының табышлылыгы – 11,6% (-1,2 пункт). 2020 елда ашлык запасларын яхшы бәядән (1 млн.тоннага якын) сату әлеге күрсәткечләргә ирешүдә зур роль уйнаган. Ел дәвамында терлекләрне алдагы елларда әзерләнгән арзанлы азык белән тукландырганнар. Быел яңа уңышны алганчыга кадәр мондый мөмкинлек булмаячак. Хәл ресурсларга бәяләр арту аркасында да катлауланды», — диде министр.

Азык өстәлмәләренә сатып алу бәяләре кайбер позицияләр буенча 50% кадәр арткан, мәсәлән, көнбагыш түбенә. Рапс шроты – 47%, соя – 39%, көнбагыш шроты 38% арткан.

Ашлык тармагы 3 млрд. сумнан артык табыш алмаган. «Үсемлекчелек продукциясенең бөтен чылбыры буенча шулай – шикәр чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр, терлек азыгы. Терлек азыгының кыйммәтләнүе терлекчелек продукциясенең үзкыйммәтенә киләчәктә дә йогынты ясаячак», — диде Җәббаров. Министр сүзләренә караганда, 2021 елда төбәктә авыл хуҗалыгына ярдәм итүгә 15,4 млрд.сум акча юнәлдерелгән, шуларның 5,4 млрд.сумы – федераль бюджет, 10 млрд.сумы – төбәк бюджеты. Быел бу максатларга 13,2 млрд.сум бүлеп бирү планлаштырыла: Россия бюджетыннан – 3,8 млрд.сум һәм Татарстан бюджетыннан – 9,4 млрд.сум. Гомумән алганда, өстәмә чараларны исәпкә алып, финанслау күләме бер ел элек белән чагыштырганда ким булмаячак, дип фаразлады Марат Җәббаров.

«Узган елда без сөт җитештерү буенча позицияне саклап калдык, йомырка җитештерү буенча күтәрелдек һәм ашлык, яшелчә, шикәр чөгендере җыю буенча позицияләрне югалттык», — дип сөйләде Марат Җәббаров. Шулай ук терлек һәм кош ите җитештерү планнары да үтәлгән. Җәббаров сүзләренчә, республикада җирләрне мелиорацияләү, ашламалар куллану һәм башка чаралар хисабына, һава шартларына карамастан, алыначак уңыш кимендә 4 млн.тонна ашлык, 2 млн.тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн.тонна бәрәңге һәм яшелчә, шулай ук 2 млн.тонна азык культуралары булырга тиеш, дип ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International