Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 19 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең зур залында Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов катнашында Арча районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе булып узды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Г. Г. Касыймов җитәкчеләрне 2021 елда АСК предприятиеләрендә техниканы тикшерү нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларның техник торышы һәм эксплуатациясе өчен җаваплы булган вазыйфаи затларны административ һәм җинаять җаваплылыгы белән таныштырды. 2021 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде.

Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International