Зеленодольск механика көллитендә имтихан булды

2022 елның 1 марты, сишәмбе

28 нче февраль көнне, эш графигы нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында өйрәнү курслары тәмамланганнан соң «В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Имтиханга 23 студент килергә тиеш иде, 20 се кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 17 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International