Аксубай районының «АТУТ» ДАҺБУ имтиханнар узды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

2022 елның 28 февралендә «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДАҺБУ базасында «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу өчен сынау тапшыруга 25 кеше кертелде. Алар арасыннан кагыйдәләр өлешен 4 кеше тапшыра алмады, ә калган студентлар имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырдылар. Якын көннәрдә алар тракторчы-машинист таныклыклары алачак, ә тапшырмаган кешеләргә имтиханны 7 көннән соң кабат тапшырачак.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International