Балык Бистәсе муниципаль районының Масловка авылында юлсыз урыннардан йөри торган техника тикшерелде

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

25 февраль көнне Масловка авылында кар машиналарына техник карау үткәрелде. Барлыгы 15 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау вакытында юлсыз урыннардан йөри торган чараларга теркәү документлары, тиешле категорияле (А1) тракторчы-машинист таныклыклары һәм аларның техник торышы тикшерелде. Чара үткәргәннән соң «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 21 сентябрендәге 1507 номерлы карар нигезендә теркәү һәм исәптән төшерү буенча төп моментлар аңлатылды.  Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.  

Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International