Бу елның 22 февралендә, Теләче районының Ямбулат авылында урнашкан «Таң» ҖЧҖ базасында район башлыгы Н.Н.Хаҗипов районның берничә АСК җитәкчесе катнашында агымдагы чорга эшләр торышы белән танышты.
Сорауларның берсе язгы кыр эшләренә техниканы әзерләүгә, шул исәптән апрель ае башында тракторларны һәм тагылмаларны техник карауга багышланган иде. Машина-трактор паркын һәм ремонт остаханәсен карап чыкканнан соң, соңгысында күргәннәрнең нәтиҗәләре буенча кечкенә киңәшмә булды. Хуҗалык җитәкчесенә һәм инженер-техник составка техниканы югарыда аталган чараларга яхшырак әзерләү буенча киңәшләр һәм күрсәтмәләр бирелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.