ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Менделеевск муниципаль районында И.З.Хәйриев крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына еллык техник карау уздырылды.

Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелә торган конкурс кысаларында урып-җыю комбайннарын урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул итү узды.

2022 елның 28 июненнән 25 июленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегендә, «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУнең өлкән курс студенты Нуртдинова Алия Таһир кызы һөнәри белем һәм тәҗрибә алу буенча җитештерү-эксплуатация практикасы уза.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 01.07.2022 ел, № 195/2-пр боерыгы нигезендә Спас муниципаль районында урып-җыю комплексына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе тарафыннан урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү уздырылды.

Аксубай районында урып-җыю техникасының 2022 елгы уракка әзерлеген махсус комиссия тикшерде.

Алабуга муниципаль районында узган атнада урып-җыю техникасының 2022 елгы урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге буенча конкурс узды.

Бүген «Татмелиорация» траст компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин җитәкчелегендәге комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерү максаты белән Нурлат муниципаль районының «Южная» АФ, «Нурлат сөте» һәм «Сөләйманов А.И.» хуҗалыкларында булды.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Яшьләр хөкүмәте – дәүләт граждан хезмәтендә эшләү өчен яшь профессионалларны укыту һәм алга этәрү максатыннан Россия Федерациясе субъектлары хөкүмәтләре каршында төзелә торган иҗтимагый берләшмә.

Бүген Әлки муниципаль районының Юхмачы авыл җирлегендә дәүләт инженер-инспекторы Петухов А.Н., 2022 елда физик затларга карый торган үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

 

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2022 елгы урып-җыю эшләренә вакытында һәм сыйфатлы әзерләнүен тәэмин итү максатыннан, агымдагы елның узган атнасында район җитәкчелеге тарафыннан урыннарда механизаторлар белән күчмә тикшерүләр уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International