Бүген «Татмелиорация» траст компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин җитәкчелегендәге комиссия ашлык җыю комбайннарының әзерлеген тикшерү максаты белән Нурлат муниципаль районының «Южная» АФ, «Нурлат сөте» һәм «Сөләйманов А.И.» хуҗалыкларында булды.
Техниканың техник торышы, янгынга каршы инвентарь, теркәү документлары, комбайннарның герметиклыгы һ.б. тикшерелде.
«Без булган хуҗалыкларда техниканы әзерләү бик шәп, – диде комиссия рәисе Рөстәм Сөнгатуллин. Беренче чиратта, куркынычсызлык техникасына игътибар итәргә кирәк, һава торышы гел үзгәреп тора, барлык моментларны да исәпкә алырга кирәк, һәрберебезне дә өйдә көтәләр. Икенче момент – көчне кызганмыйча, урып-җыю эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыгу өчен тырышырга кирәк».
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.