Алабуга муниципаль районы АСК оешмалары арасында конкурс узды

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Алабуга муниципаль районында узган атнада урып-җыю техникасының 2022 елгы урып-җыюга, туфракны төп эшкәртүгә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Л.Н.Гарипов, игенчелек хезмәте федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе И.Р. Гәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы бүлеге башлыгы М.М. Шыяпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В Косов катнашындагы комиссия «Колос» АХК, «Аммоний Агро Технологии» ҖЧҖ, «Ахмезянов Ф.Г.» КФХ, «АФ Новый Юраш» ЯАҖ, «Светлая-Долина» ҖЧҖ, «Яшь Көч аф» ҖЧҖ хуҗалыкларын карап чыкты. Техника, ашлык җыю комбайннарының әзерлеге, туфракны көзге эшкәртү буенча машиналар комплексы, авыл хуҗалыгы торышы, кыр шартларында техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт звенолары, ашлыкны кабул итү һәм саклау пунктлары, ашлык киптергечләр, инструктажлар үткәрү буенча чаралар үтәлеше, ашлык-кузаклы һәм техник культураларны җыйганда хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү каралды. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Беренче урында – «АФ Новый Юраш» ЯАҖ (70 балл), икенче урында – «Светлая-Долина» ҖЧҖ (69 балл) һәм өченче урында – «Аммоний Агро Технологии» ҖЧҖ (68 балл).

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International