Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 01.07.2022 ел, № 195/2-пр боерыгы нигезендә Спас муниципаль районында урып-җыю комплексына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе тарафыннан урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас районы бүлеге башлыгы И.Ф. Батыршин катнашты.
Ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының әзерлеге, хуҗалыкларның ремонт-техник базаларының әзерлеге тикшерелде. Урып-җыю комплексын һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларын тикшерү нәтиҗәсендә комиссия АСК урып-җыю эшләренә әзерлеге турында карар кабул итте.
И.Ф.Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.