Аксубай районында урып-җыю техникасының 2022 елгы уракка әзерлеген махсус комиссия тикшерде

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Борис Соломонов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай районы бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов, шулай ук республика вәкилләре – «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, «Татмелиорация» ААҖ директоры урынбасары Азат Залаков, авыл хуҗалыгы академиясе доценты, техник фәннәр кандидаты Геннадий Пикмуллин составындагы комиссия «Аксу-Агро» ҖЧҖнең Мюд һәм Иске Ибрай бүлекчәләрендә, «Чистополье» холдингының «АксуАгро» ҖЧҖ Иске Саурыш бүлекчәсендә, Кәкре Атауда «Волга-Селект» ҖЧҖнең үзәк базасында, шулай ук «А.А.Никитин» КФХ хуҗалыкларында булды.

Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барысында да техниканы уракка әзерләү дәрәҗәсе, комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, тиешле таләпләргә туры килә торган дәрәҗәдә.

 – Уңышның язмышы да сезнең һәркайсыгызга бәйле, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Камил Гыйльманов ремонт бригадалары комбайнчыларына һәм механизаторларына. – Тиздән комбайннарны иген басуларына чыгарырга туры киләчәк. Без бүген техниканың ышанычлы кулларда булуын күрдек. Быелгы урып-җыю авыр булачак, урып-җыюны кыска вакыт эчендә төгәлләргә кирәк, дип ассызыклады ул.

 Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International