Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында III кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм 2023 елның IV кварталына бурычлар билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе юридик затлар, шәхси эшкуарлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне үтәү максатыннан профилактик визитлар үткәрә.
Агымдагы елның 25 октябрендә «Татспиртпром» АҖ филиалы «Мамадыш спирт заводы» базасында үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде.
Расланган графикка ярашлы рәвештә, Менделеевск муниципаль районында тракторларга һәм аларга тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү үткәрелә.
Төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, җәлеп ителгән техника ремонтланырга һәм киләсе сезонга кадәр озак саклауга куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга вакытында һәм дөрес итеп кую аны эксплуатацияләүнең мөһим шартларыннан берсе булып тора, техниканың хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләре вакытында ватылмаска мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.
Үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналар һәм тагылмалы тракторларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның 20 октябрендә Питрәч муниципаль районында «Мехуборка КЗН» ҖЧҖ техник карау үткәрелде.
23 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Цеолиты Поволжья»ААҖдә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү үткәрелде.
2023 елның 18 октябрендә, Балтач муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, «Техниканы кышкы саклауга кую һәм техниканы 2024 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына район семинар-киңәшмәсе узды.