2024 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен үткәрелә торган техник карауны уздыру графигы нигезендә "ТАТНЕФТЕДОР" ҖЧҖ БУАД оешмасында техник карау уздырылды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерүгә барлыгы 73 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.