2024 елның 15 маенда, техник карау графигына ярашлы рәвештә, Арча районының Шушмабаш, Носы, Сәрдәбаш авылларында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау узды. Техник карауга Шушмабаш авыл җирлегенең физик затларына караган, аларда теркәлгән техниканың 65%ы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында 72 берәмлек техника тикшерелде, аларның 2се техник тикшерү таләпләренә туры килми иде, калганнары якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.