Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖдә имтиханнар узды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

2024 елның 15 маенда Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханга кертелгән 34 кешенең 27се сынауны уңышлы үтте, 1се килмәде, бишесе – куркынычсыз эксплуатацияләү һәм берсе юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик өлешне тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Киләсе имтихан 2024 елның 22 маена билгеләнде.

      

    Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International