Мөслим муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2024 ел сезонына әзерлеген бәяләү буенча конкурс узды

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән ел саен азык җыю эшләре башланганчы агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерү буенча конкурс үткәрелә.  Агымдагы елның 17 маенда уздырыла торган конкурс кысаларында Мөслим муниципаль районында махсус төзелгән комиссия эшләде. Конкурс комиссиясе районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылмалы чапкычларны һәм башка техниканы карады. Шулай ук комиссия әгъзалары амбарларның торышын, сенаж-силос траншеяләренең, машина-трактор паркларының әзерлеген һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мөслим районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү сезонына әзерлеге югары бәяләнде. Беренче урында – «Август-Муслюм» ҖЧҖ (98 балл), икенче урында – Л.Р.Вәлиев КФХ (95 балл), өченче урында – Р.А.Шакиров КФХ (94 балл). Район буенча уртача әзерлек күрсәткече 94 балл тәшкил итте.

 

    Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International