Яңа Чишмә муниципаль районында физик затларга караган техникага карата еллык техник тикшерүләр дәвам итә

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә, расланган график нигезендә, физик затларга караган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү үткәрелә башлады.

   2024 елның 13-15 маенда техник тикшерү Азево һәм Шахмай авыл җирлекләрендә үткәрелде. Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, механизаторларда тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклары, теркәү документлары булуы тикшерелде.  Узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган  юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

    Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International