2024 елның 16 маенда, техник тикшерү үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Арча районының Үрнәк авыл җирлегендә шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 56 берәмлек техника тикшерелде, аларның 1се техник тикшерү таләпләренә туры килми иде, калганнары якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.