«ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм» РИДБ Буа җирле оешмасының укыту базасында оештырылган «AI» категорияле мототранспорт чаралары йөртүчеләрен әзерләүнең айлык курслары тәмамланганнан соң, агымдагы елның 13 ноябрендә чираттагы чыгарылыш квалификация имтиханы уздырылды.
Көзге кыр эшләре тәмамлану белән Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә урып-җыю, азык әзерләү һәм туфрак эшкәртү техникасын кышка озак вакытлы саклауга кую дәвам итә.
«Профессионалъ» ҖЧҖ базасында «А1», «B», «С», «D», «E» «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, аларны тапшыруга 53 кеше заявка биргән иде.
«Россия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшер!» Бөтенроссия онлайн-конкурсы
2023 елның 9 ноябрендә Әтнә муниципаль районының «Таң» АХСК базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең инженер-техник персоналының ремонт эшләрен уздыру һәм техниканы саклауга куюны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмәсе узды.
«ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
Бүген, 2023 елның 9 ноябрендә Базарлы Матак авылының район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 8 ноябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте.
2023 елның 7 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханнарга кертелгән 30 кешенең өчесе килмәде.
Кар һәм сазлык машиналарында йөрү өчен А1 ачык категорияле тракторчы-машинист таныклыгы таләп ителә, ул мотоцикллар белән идарә итү хокукын бирә.