«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 52 статьясы кысаларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.02.2023 № 153 карары белән расланган Аттракционнарның техник торышы һәм эксплуатацияләү өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмәнең 23 пункты нигезендә, аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Грачев Сергей Олегович белән берлектә, Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Мансур Мөнир улы 2024 елның 22 маенда ШЭ Сабировка профилактик визит ясадылар. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе вәкилләре тарафыннан профилактик визит барышында контрольдә тотылган затларның мәҗбүри таләпләрне үтәү ысуллары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга аерым игътибар бирелде. Профилактик визит вакытында контрольдә тотылган затка аның эшчәнлегенә куелган мәҗбүри таләпләр, контроль объектының куркыныч критерийларына туры килүе, куркыныч категориясен киметүнең төп һәм киңәш ителә торган ысуллары, контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.