Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 22 маенда Арча районының Түбән Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай авылларында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Иске Кырлай авыл җирлеге физик затларында теркәлгән техниканың 63%ы техник тикшерүгә тәкъдим ителде. Тикшерү барышында 56 берәмлек техника тикшерелде, барысы да техник тикшерү таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак. Техник тикшерү үткәрүдә авыл җирлеге башлыгы Фәнәвил улы Фәнил Лотфуллин катнашты.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.