Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Комиссия Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Мотыйгуллин Габделхак Госман улы, әйдәп баручы белгеч Шәрәфиев Инсаф Фәрит улы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм консультантлары, Балтач районы буенча Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы составында эшләде.
Конкурс комиссиясе районның сигез алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылмалы чапкычларны һәм башка техниканы карады. Шулай ук комиссия әгъзалары амбарларның торышын, сенаж-силос траншеяләренең, машина-трактор паркларының әзерлеген һәм техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеген бәяләделәр. Хуҗалыкларда булганнан соң, белгечләр техник мәсьәләләрнең киң колачы, шулай ук хезмәтне саклау таләпләре һәм игенчелек буенча чаралар үтәлеше белән таныштылар. Таләпләргә ярашлы рәвештә, бүгенге көндә үзйөрешле азык җыю техникасы һәм тагылмалар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, дәүләт техник каравын үтәргә, тиешле эстетик күренешкә ия булырга һәм тикшерүгә тапшырылырга тиеш. Кабул итүдә катнашучылар техника эшләгәндә янгын куркынычсызлыгына да игътибар иттеләр. Хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Балтач районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү сезонына әзерлеге шактый югары бәяләнде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен баллар системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урында – «Кызыл юл» АХҖК, икенче урында – «Татарстан» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Борбаш» ҖЧҖ.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.