Баулы муниципаль районы авылларында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла

2024 елның 24 мае, җомга

23 майда ТР Баулы муниципаль районының Шалты һәм Яңа Заречье авылларында дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2024 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга еллык техник карау графигына ярашлы рәвештә, техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында 19 үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тикшерүне уңышлы узды һәм авыл халкы техник карау узу турында таныклыклар алачак.

   Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыгында рөхсәт билгеләре булуга, үзйөрешле машиналарның барлык узелларының төзеклегенә, дарулар һәм янгын сүндергечләр булуына аерым игътибар бирелде. Үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Халыкка «Дәүләт хезмәтеләре» порталы аша хезмәтләр алу мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

 

   Руслан Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International