Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигына ярашлы рәвештә, 2024 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыйров гражданнарны шәхсән кабул итте.
Барлыгы 4 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, техник карау уздыруга, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аларны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.