2024 елның 21 маенда, техник карау графигына ярашлы рәвештә, Арча районының Урта Курса һәм Сеҗе авыл җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар техник караулар узды. Тикшерү барышында 48 берәмлек техника тикшерелде, барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә аңа техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.