2019 елның 12 сентябрендә Бөгелмә аграр көллияте базасында «АІ», «В», «С», «Д», «Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды.
2019 елның 9 сентябрендә Баулы шәһәрендә өстәмә һөнәри белем бирү буенча "Татнефть-кадрлар" кадрлар әзерләү үзәге хосусый мәгариф учреждениесе базасында "АІ" категориясенә квалификация имтиханнары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә конкурс комиссиясе утырышы булды.
10-15 сентябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, Актаныш муниципаль районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Авыл яшьләре" дигән ХІ җәйге авыл спорт уеннары ярышлары узачак.
Агымдагы елның 5 сентябрендә "Форсаж-М" ҖЧҖдә А1 категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.
2019 елның 4 сентябрендә Тәтеш муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Сергей Балантаев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды, аның барышында машина-трактор паркларының, ремонт остаханәләренең торышына игътибар бирелде.
2019 елның 4 сентябреннән 5 сентябренә кадәр "Ак Барс" МТК" ҖЧҖендә чөгендер җыю техникасына техник карау уздырылды.
Ашлык җыю комбайннарына техник караулар уздыру сроклары төгәлләнүгә бәйле рәвештә, аларны үткәрүнең сыйфатын һәм тулылыгын, урып-җыю техникасының сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен тикшерү максатларында, урып-җыю эшләре вакытында шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип исемләнгән уртак рейдлар үткәрелде.
2019 елның 5 сентябрендә "Прогресс" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе һәм "Перспектива-Казань" ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "В", "С", "Д", "Е" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
2019 елның 4 сентябрендә Аксубай муниципаль районында "Аксу Агро" А/Ф ҖЧҖ караган 5 шикәр чөгендере җыю комбайнына техник карау уздырылды.