ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 17 сентябрендә "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ һәм "Мәгариф" ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "А1" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре квалификация күтәрү курсын узды.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде.

 


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Менделеев шәһәре һәм Менделеев муниципаль районы бүлеге башлыгы вазыйфасына Насыйбуллин Раушан Рафаил улы билгеләнде.


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 13 сентябрендә, Башкортстан Республикасына эш сәфәре барышында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р. Харисов Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә булды һәм аның эше белән танышты.


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 11 сентябрендә Кукмара муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенә караган үзйөрешле техникадан файдаланганда административ хокук бозуларны ачыклау буенча уртак рейды уздырылды. Рейд вакытында 15 берәмлектән артык техника тикшерелде.

10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта “Авыл яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннары узды.

2019 елның 13 сентябрендә Чаллы шәһәрендә административ хокук бозуларны ачыклау буенча профилактик рейд оештырылды.  

2019 елның 13 сентябрендә, Башкортстан Республикасының Игле авылындагы "Башкорт агросәнәгать көллияте" филиалы базасында ел саен үткәрелә торган "Иң яхшы дәүләт инженер-инспекторы – 2019" республика конкурсының финал этабы узды.

2019 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә урынга чыгып гражданнар кабул ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International