2019 елның 13 сентябрендә Чаллы шәһәрендә административ хокук бозуларны ачыклау буенча профилактик рейд оештырылды. Рейд барышында 10 берәмлектән артык техника тикшерелде, аларның 3се хокук бозып кулланыла иде. Ачыкланган хокук бозулар буенча беркетмәләр төзелде һәм кисәтү һәм штрафлар билгеләнде.
Марат Әхмәтшин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.