2019 елның 11 сентябрендә Кукмара муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенә караган үзйөрешле техникадан файдаланганда административ хокук бозуларны ачыклау буенча уртак рейды уздырылды. Рейд вакытында 15 берәмлектән артык техника тикшерелде. Эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен кайбер механизаторлар административ җаваплылыкка тартылган.
Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.