Актаныш муниципаль районында "Авыл яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннары узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

10-14 сентябрь көннәрендә Актанышта “Авыл яшьләре" XI җәйге авыл спорт уеннары узды. Актаныш моңа кадәр мондый зур спорт бәйрәмен кабул итмәгәнлектән, бу безнең өчен сынау да булды, шулай ук ярышларны яңача үткәрергә мөмкинлек бирде. Актаныш районы шулай ук "Авыл Яшьләре" спорт уеннары статусын да күтәрде. Ярыш тарихында беренче тапкыр авыл уеннары уты факелы кабызылды.

Идарә башлыгы Р.Р. Зыятдинов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелеге коллективы судьялар эшен нәтиҗәле үткәрде. Оештыру мәсьәләләрен оператив хәл итү һәм объектив хөкемдарлык ярышларны югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирде.

Ярышларда республика районнарыннан 60лап кеше катнашты. Механизаторлар бәйгесе ярышларның иң күркәм үзенчәлеге булды. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аерым заездлар үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Минзәлә һәм Саба муниципаль районнары командалары ир-атлар һәм хатын-кызлар командаларында җиңүчеләр дип танылды. Икенче урыннар Актаныш һәм Арча коллективына бирелде. Өченче урында Мамадыш һәм Чүпрәле муниципаль районнары вәкилләре.

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International