Башкортстан Республикасына эш визиты

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

2019 елның 13 сентябрендә, Башкортстан Республикасына эш сәфәре барышында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р. Харисов Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә булды һәм аның эше белән танышты. Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры И.И.Фәзрахманов белән очрашуда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Оренбург, Чиләбе өлкәләре, Башкортостан Республикасы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы вәкиле Р.Р.Харисов катнашты, дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең проблемалары һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

 

 

Р.Р. Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International