2019 елның 19 сентябрендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегендә урынга чыгып гражданнар кабул ителәчәк.
Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасының Баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы уздырачак.
Гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: ТР, Лениногорск шәһәре, Гончаров ур., 1 нче йорт. 212 нче кабинет, 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85595) 5-02-44, 8(843)221-77-85.