10-15 сентябрь көннәрендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, Актаныш муниципаль районында ТАССРның 100 еллыгына багышланган "Авыл яшьләре" дигән ХІ җәйге авыл спорт уеннары ярышлары узачак. Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, авылда иң популяр спорт төрләрен үстерү һәм авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен гамәлгә кертү максатында үткәрелә. Ярышларда катнашучылар өчен зарури таләп – авыл җирендә яшәү. Быелгы ярышлар Актаныш авылында узачак. Чара этапларының берсе – сыер савучылар һәм механизаторлар ярышы булачак. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре әлеге чарада бәйге хөкемдарлары сыйфатында катнашачак.