Мамадыш шәһәрендә "Форсаж-М" ҖЧҖ автомәктәбендә имтиханнар узды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Агымдагы елның 5 сентябрендә "Форсаж-М" ҖЧҖдә А1 категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан узды.
Юлсызлыктан җилдерүче моточара йөртүчеләргә таныклык бирү кагыйдәләре турында аңлатылды. Имтихан бирүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре, "А1" категориясендәге үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү буенча белемнәре тикшерелде. Имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырган укучылар имтиханның практик өлешендә кар чанасын йөртү күнекмәләрен күрсәтте. Белем алган 14 кешенең 11е имтиханда катнашты, аларның теория өлешен 11 кеше уңышлы тапшырды һәм имтиханның гамәли өлешенә кертелде, анысын барлык студентлар да уңышлы тапшырды.

Кабат имтихан 7 көннән соң узачак.

 

Илнур Сафин – Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International