28 июльдә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2021 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегендә идарәнең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.
2021 елның 19 июлендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең кадрлар резервына кертүгә кандидатлар сайлау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды
«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» — Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданы. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең Халыкара икътисадый самииты беренче тапкыр 2009 елда узган иде, хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформаны оештырды.
19 июльдә «Комбайн» профилактик операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, Актаныш муниципаль районының «Ташкын» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Алга» ҖЧҖ кырларында ашлык җыю комбайннарына тикшерүләр оештырылды. Барлыгы 12 комбайн каралды.
2021 елның 19 июлендә «Багира» ҖЧҖ «А1» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтихан булып узды.
Урып-җыю комбайннарына дәүләт тарафыннан техник карау уздыруны төгәлләү һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 13 июлендәге 01-05/160пр номерлы боерыгы нигезендә, 2021 елның 20 июленнән 20 августына кадәр шартлыча «Комбайн операциясе» дип аталган үзара тикшерү буенча уртак рейдлар оештырылачак һәм уздырылачак.
2021 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән ашлык җыю комбайннарын кабул итү буенча конкурс уздыру кысаларында комиссия Алабуга районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздырды.
2021 елның 16 июлендә Әгерҗе районында, 2021 елның 8 июлендәге 132/2-пр номерлы боерык нигезендә, 2021 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрелде.