19 июльдә «Комбайн» профилактик операциясе кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, Актаныш муниципаль районының «Ташкын» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Алга» ҖЧҖ кырларында ашлык җыю комбайннарына тикшерүләр оештырылды. Барлыгы 12 комбайн каралды. Эксплуатация кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланмады.
Янгын сүндерү чаралары белән комплектланыш, тиешле рөхсәт категориясе белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгының, теркәлү документларының, техник карау узу турында таныклыкның булу-булмавы тикшерелде. Механизаторлар белән ашлык җыю техникасын имин эксплуатацияләү турында әңгәмәләр үткәрелде.