2021 елның 16 июлендә Әгерҗе районында, 2021 елның 8 июлендәге 132/2-пр номерлы боерык нигезендә, 2021 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрелде. «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» федераль бюджет учреждениесе директоры А.А.Локманов җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерлеген бәяләде. Урып-җыю эшләре башлану сәбәпле, техниканы карау кырларда башкарылды. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Г. Гатауллин, ПМО җитәкчесе Ф.Г. Йосыпов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, шулай ук районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Комиссия «Нәүрүз» ҖЧҖ техникасының әзерлеген югары бәяләде, ул беренче урынны алды, икенче урында – «Нәҗәр» ҖЧҖ, өченче урында – «Сарсак-Омга» ҖЧҖ.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.