Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2021 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегендә идарәнең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу һәм исәпкә кую, тракторчы-машинист таныклыклары бирү мәсьәләләре каралды.