Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең кадрлар резервына кертүгә кандидатлар сайлау буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Конкурс процедураларын үткәргәндә кандидатларга язма эш язу тәкъдим ителде, Россия Федерациясе дәүләт телен (рус телен) белүе, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Конституцияләре, дәүләт хезмәте һәм коррупциягә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын, мәгълүмат-коммуникация технологияләре, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы, һөнәри хезмәт эшчәнлеге буенча белемнәре тикшерелде, шулай ук шәхси әңгәмә үткәрелде.
Моннан тыш, шул ук көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы да узды, анда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы, «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУнең «Тракторлар, автомобильләр һәм энергетика җайланмалары» кафедрасы доценты Хафизов Рамил Наил улы, «РИАН» үзәге» ҖЧҖ директоры урынбасары Сәгъдиев Альберт Рөстәм улы катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан эшләнгән һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен җибәрелгән норматив хокукый актлар турында фикер алыштылар. 2021 елның 2 кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфаты турында сүз барды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның 2021 елның I яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең дә утырышы узды.