«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» — Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләре арасында икътисадый хезмәттәшлекнең төп мәйданы. Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең Халыкара икътисадый самииты беренче тапкыр 2009 елда узган иде, хезмәттәшлек итү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә фикер алышу өчен алдынгы халыкара платформаны оештырды.

Саммитның төп максаты – Россия Федерациясенең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту, шулай ук Россиядә ислам финанс системасы институтларын үстерүгә ярдәм итү. Саммитның миссиясе – Россия белән ислам дөньясы илләре арасында җайга салынган багланышлар булдыру, Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнаша торган илләрдә Россиянең һәм Россиядә Ислам хезмәттәшле оешмасы илләренең уңай имиджын ныгыту чараларын үткәрү, проектларны халыкара дәрәҗәгә чыгару.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы»ның Стратегик караш төркеме рәисе итеп билгеләнде. Төркем мөселман дәүләтләренең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә һәм гражданнар җәмгыяте, эшлекле даирәләр, дини берләшмәләр, галимнәр, яшьләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен – Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы элемтәләрне үстерүгә үз өлешләрен кертергә омтылучы барлык кешеләрнең тырышлыгын координацияли. Әлеге төркем эшчәнлеге кысаларында ел саен үткәрелә торган Саммитны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы алып бара.

Чара «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең икътисадый канаты булып тора.

«Россия –Ислам дөньясы: KazanSummit» XII халыкара икътисадый саммиты гибрид форматта (онлайн-офлайн) узачак. Эш программасының төп темасы – ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр. Чара кысаларында шулай ук хәләл Russia Halal Expo 2021 индустриясе күргәзмәсе һәм машина төзелеше кластер форумы да узачак.

Тулырак мәгълүмат белән чараның рәсми сайтында танышырга мөмкин  www.kazansummit.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International