2021 елның 19 июлендә «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен сынауга 26 кеше кертелде. Алар арасында теоретик өлешне – «ВС» категориясендә автотранспорт чаралары йөртүче» һөнәри белем бирү программасы буенча әзерлек узган 23 кеше, практик өлешен 22 укучы уңышлы тапшырды.
Имтиханнарны уңышлы тапшырган укучылар әлеге категориягә караган тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан җиде көннән соң билгеләнде.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.