ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Иксез-чиксез кырлары бушап калып, чын кышкы балыкчылык, карлы урман буйлап ауга чыгу күренешләре белән табигатьтә ак карлы кыш хакимлек итә башлады.

6 декабрьдә, эш графигы нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында «А1, В, С, Д, Е» категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды.

7 декабрьдә Бөгелмә аграр көллиятендә «АI, АII, В, С, D, Е, F» категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 3 декабрендәге 01-05/314-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, «Снегоход» профилактика операциясен үткәрү планлаштырыла.

2021 елның 06 декабреннән 26 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2021 елның 3 декабрендәге 01-05/314-пр номерлы боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районында «Снегоход» операциясе рейдлары уздырылачак.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне 2021 елда СОVID-19 инфекциясе таралу куркынычының югары булуына бәйле рәвештә, эпидемиологик вәзгыятьне тотрыкландыру чорына кадәр күчерелә, дип хәбәр итәбез.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан «Снегоход-2021» профилактик операциясе уздырыла.


3
декабрь, 2021 ел
җомга

«ПРОГРЕСС» уку йортында имтиханнар булды.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 16 ноябрендә «Центр РИАН» ҖЧҖ автомәктәбе базасында «В» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынауга 40 кеше кертелде.


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган техник тикшерүнең расланган графигы нигезендә Яңа Чишмә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «ЭПУ Нижнекамскгаз» Яңа Чишмә филиалы карамагындагы үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга техник тикшерү уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International