7 декабрьдә Бөгелмә аграр көллиятендә «АI, АII, В, С, D, Е, F» категорияләрендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханда мәгариф учреждениесендә үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына ия булу өчен затларны әзерләүче һәм үзгәртеп әзерләүче вәкилләр: өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары А.В.Воробьев һәм өлкән мастер Н.Г.Галиев катнашты. Имтиханнарның нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Сынауга килгән 23 кандидат арасыннан 3се аны тапшыра алмады. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Сергей Попов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.