Теләче муниципаль районында «Снегоход» операциясе узачак

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Иксез-чиксез кырлары бушап калып, чын кышкы балыкчылык, карлы урман буйлап ауга чыгу күренешләре белән табигатьтә ак карлы кыш хакимлек итә башлады. Кар тузаннарын очыртып кыргый машиналар – снегоходлар җилдереп уза, әлеге транспорт чаралары кар өстеннән йөрү өчен билгеләнгән, алар кышкы юлларның ышанычлы дуслары булып тора.

Кар машиналары гомуми файдаланудагы урамнарда һәм юлларда йөрү өчен билгеләнмәгән. Шулай да, кышын юлсыз урыннардан барганда да, башка транспорт чаралары йөргән җирләрдә дә мондый транспорт чараларын йөртүчеләр Юл хәрәкәте кагыйдәләренә таянып, аларның таләпләрен төгәл үтәп барырга тиеш.

Әмма мондый транспорт төренең барлык милекчеләре аларны көндәлек тормышта имин эксплуатацияләү өчен җаваплы карамыйлар шул. Кар машиналарын йөртүчеләр еш кына үзләрен дә, башкаларны да куркынычсызлык астына куя, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен җаваплы булулары турында онытып җибәләр. Кайвакыт мондый җавапсызлык авыр дәрәҗәле имгәнүгә, хәтта һәлак булуга да китерергә мөмкин.

Кышын мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау һәм профилактикалау максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең боерыгы нигезендә, 2021 елның 6-26 декабрь көннәрендә «Снегоход» операциясе игълан ителде. 

Операция барышында машиналарны теркәү һәм тикшерү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелә. Һәр үзйөрешле машина һәм аның хуҗасы гамәлдәге законнар таләпләрен үтәүгә карата җентекләп тикшерелә.

Чагыштырмача зур булмаган Теләче муниципаль районында шундый техниканың 30 берәмлеге теркәлгән. Шул исәптән операция башланганчы 24 берәмлеккә техник тикшерү үткәрелде инде. Калганнары контрольдә һәм ел ахырына кадәр тикшереп бетереләчәк.

Ә хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексы буенча чаралар күреләчәк.

 Хәмит Нәзиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International