ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «А1» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар уздырылды.
Узган атнада «В, С, Е» категорияле тракторчы-машинист курсларын тәмамлаучылар һәм «Д» категориясе буенча яңадан әзерлек буенча имтиханнар узды.
Авыл хезмәтчәннәре өчен кыр эшләрен тәмамлау белән авыл хуҗалыгы техникасын киләсе елга әзерләүнең мөһим этапларыннан берсе – техниканы озак сроклы саклауга куярга туры килә.
Питрәч муниципаль районында терлек азыгы культураларын җыю дәвам итә, аерым алганда, силос өчен кукуруз җыялар. Бүгенге көндә район кырларында 11 берәмлек силос җыю комбайны һәм якынча 20 берәмлек Беларус 1221.2 тракторы ПСТ-12 тагылмалары белән яшел масса ташу эшендә эшли.
Лениногорск политехник көллиятендә узган атнада АІ категориясендәге мототранспорт чараларын йөртүчеләр, шулай ук В, С, D, Е категориясендәге булачак тракторчы-машинистлар арасында имтихан узды.
Апас районының «Апас-Мол» ҖЧҖ басуларында шикәр чөгендерен җыю эшләре бара.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында, «В,C,D,E,F» категорияле тракторчы-машинистларны әзерләү тәмамлангач, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алу хокукына имтихан оештырылды.
2022 елның 22 сентябрендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺББУ базасында «А1», «В», «С» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына кабат имтиханнар узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2022 елның 22 сентябрендә, расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов гражданнарны шәхсән кабул итте.
Ел саен уздырыла торган техник тикшерү графигы буенча 2022 елның 22 сентябрендә "БЕЛАЯ ДАЧА АЛАБУГА" ҖЧҖ оешмасында булган үзйөрешле машиналарга һәм махсус техникага техник тикшерү үткәрелде.