2019 елның 8 августында "Нижнекамскшина" ГАҖ заводында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә белем алучылар арасында "В", "С" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде.
Ашлык җыю комбайннарына техник караулар уздыру вакыты тәмамлануга бәйле рәвештә, аларның сыйфатын һәм үтәлешен тикшерү, урып-җыю техникасының сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен профилактикалау зарурлыгы булу максатында, 2019 елның 5-30 август көннәрендә урып-җыю эшләре уздырылган вакытта шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип аталган уртак рейдлар үткәреләчәк. Әлки муниципаль районы кырларында эксплуатацияләгән вакытта ашлык җыю комбайннарына уртак сайланма тикшерүләр уздырылачак.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 8 августында расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт мунициципаль районы бүлекләрендә гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте.
2019 елның 7 августында Спас муниципаль районында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Рейд барышында 16 берәмлек күзәтчелек техникасы тикшерелде, шуларның дүртесе билгеләнгән таләпләрне бозып эксплуатацияләнә иде, әлеге техника белән идарә итүче машина йөртүчеләргә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
2019 елның 7 августында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Н.Л.Титов эш визиты белән Питрәч муниципаль районында булды, 2019 елда урып-җыю эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник тикшерүләрен уздыруны тәмамлауга һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын куркынычсыз эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының 2019 елның 29 июлендәге 01-05/170пр номерлы боерыгы нигезендә 2019 елның 5-30 август көннәрендә шартлы рәвештә "Комбайн" операциясе дип аталган уртак рейдлар оештырылачак һәм уздырылачак.
5 августта Сарман аграр көллиятендә "B", "C", "E", "F" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга чираттагы имтиханнар узды.
Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов теркәү, автоматлаштырылган рәвештә исәпкә алу һәм махсус эш секторының әйдәп баручы киңәшчесе буларак беренче тапкыр Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына керешкән Булатов Динар Ришат улына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре таныклыгын тапшырды.
Күп еллык яхшы гадәт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә барча коллектив исеменнән идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләрен котлады.
8 августта Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлекләрендә гражданнарны кабул итәчәк.