Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең 2019 елның 8 августында расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт мунициципаль районы бүлекләрендә гражданнарны һәм юридик затлар вәкилләрен шәхсән кабул итте.
Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алуга һәм исәптән төшерүгә, тракторчы-машинист таныклыкларын бирүгә һәм алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.