"Нижнекамскшина" ГАҖ заводында имтихан үткәрелде

2019 елның 9 августы, җомга

2019 елның 8 августында "Нижнекамскшина" ГАҖ заводында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә белем алучылар арасында "В", "С" категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта узды: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләр.

Имтиханнарга барлыгы 22 кеше кертелде, шуларның 21е сынауны уңышлы тапшырды. Бирә алмаганнар өчен кабат имтихан җиде көннән соң булачак.

        

Р.Р.Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International